Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда “Татарстан эрудиты-2015” VII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казандагы “Идея” технопаркында “Татарстан эрудиты-2015” VII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурсның төп координаторы, Н.И.Лобачевский исемендәге академик лицей директоры Татьяна Беспалова бәйгенең әһәмиятен ассызыклап, хәзерге заманның теге яки бу өлкәдә яхшы белгечләр генә түгел, төрле фәнни юнәлешләр чигендә эшләргә сәләтле шәхесләр әзерләү таләбен куюына игътибар юнәлтте.
“Татарстан эрудиты” – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, “Идея” технопаркы һәм КФУның уртак проекты. Конкурс иҗади һәм интеллектуаль яктан сәләтле балаларга ярдәм итү, укучыларның гомуми эрудиция дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелә. Анда 7-11нче сыйныф укучылары катнаша.
Конкурсның I туры 17 апрель көнне КФУ базасында үткәрелгән. Анда катнашучылар 100 минутта математика, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, химия, физика, биология һәм география фәннәре буенча 100 сорауга язмача җавап бирергә тиеш иде. I турда уңышка ирешкән укучылар сынауны бүген бәйгенең “Идея” технопаркында үткәрелгән йомгаклау өлешендә дәвам иттерде. Алар ТР Фәннәр академиясе галимнәре һәм фәнни хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп программасына кертелмәгән материаллар буенча әзерләнгән сорауларга телдән 3 сәгать дәвамында җавап бирде. Бу турда катнашучыларның белеме генә түгел, зирәклеге һәм мантыйкый фикер йөртүе дә бәяләнде. Быел конкурста Татарстан районнары һәм шәһәрләренең 50 мәктәбеннән 300гә якын укучы катнашкан. Бәйгенең йомгаклау өлешендә исә 150ләп бала көч сынашты.
2011 нче елда “Идея” технопаркы тарафыннан конкурс кысаларында “Нано-IQ” номинациясе гамәлгә куйган. Ике этаплы сайлау нәтиҗәләре буенча бу номинациядә III урынны Казанның 39нчы мәктәбе укучысы Артур Янбәков яулады. II урынга Түбән Каманың 35нче мәктәбеннән Андрей Кобелев лаек булды. Төп җиңүче дип Казанның 9нчы мәктәбе укучысы Булат Максудов табылды. Аларны “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко бүләкләде. Ул “Татарстан эрудиты” конкурсында уңышка ирешүнең киләчәктә югары уку йортына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар алырга мөмкинлек бирүе турында искәртте.
“Татарстан эрудиты” конкурсы җиңүчеләре, традицион рәвештә, ике яшь категориясе буенча билгеләгәнде. 7-9 нчы сыйныфлар арасында I урын Казанның 9нчы мәктәбе укучысы Валентина Даниловага, өлкән сыйныф вәкилләре арасында Түбән Каманың 35нче мәктәбеннән Алексей Сорокинга тәтеде. Аларга ноутбук тапшырылды.
7-9 нчы сыйныф укучылары арасында Түбән Каманың 35нче мәктәбеннән Әмир Гәрәев һәм Казанның IT-лицееннан Әмир Миңнебаев, 10-11нче сыйныфлар арасында Түбән Каманың 35нче мәктәбеннән Эмиль Сәлахетдинов һәм Казанның 177нче мәктәбеннән Гүзәл Әхмәтҗанова конкурсның лауреатлары дәрәҗәсенә лаек булды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз