Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан укучылары “Үлемсез полк” халыкара акциясендә катнашты
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Казан шәһәренең Җиңү Паркы аллеясында “Үлемсез полк” халыкара акциясе узды. Акциянең асылы шунда ки, укучылар һәм студентлар кулларына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннарының фотоларын тотып, бер рәткә тезелеп басырга тиеш. Һәр сурәт астында герой турында мәгълүмат язылган була. Шул рәвешле, яшьләр бабаларының батырлыгы бүгенгәчә онытылмавын күрсәтә. Татарстан Республикасы буенча әлеге акциядә 34 659 укучы катнашты, шул исәптән 1171 сурәт белән урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чыкты.
Татарстан укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра
Бүген Татарстан мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра. Тест үткәрүнең 133 пункты урта гомуми белем бирү йортлары базасында эшли. Татар теле буенча республика тестының контроль бәяләү материаллары татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен әзерләнгән. Тестны башкаруга 2,5 сәгать (150 мин.) вакыт бирелә.
Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җәйге лагерьларда 18 профильле смена оештыра
Быел җәйге каникуллар чорында балаларның лагерьлардагы ялында яңа юнәлеш буларак робототехника буенча республика профильле сменасы оешачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.
Чистай укучылары "Үлемсез полк" халыкара акциясендә катнашты
2015 елның 9 маенда Чистай муниципаль районы мәктәпләре укучылар беренче тапкыр "Үлемсез полк" халыкара акциясендә катнашты. Бөек Ватан . сугышы ветераннарының оныклары һәм оныкчыклары горур тезелеп туганнарының фотоларын алып барды.
Алексеевск районында яңа төзелгән “Дубок” лагере июньнән балаларны кабул итә башлаячак
Быел Татарстан территориясендә төзекләндерүгә каралган 17 балалар лагеренда ремонт эшләре 60 процент күләмендә башкарылган инде. Республика бюджетыннан бу максатларга барлыгы 104,8 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, узган елда ТР шәһәр һәм районнарында барлыгы 13 лагерь төзекләндерелгән булган.
10
май, 2015 ел
якшәмбе
Буада урманда мәктәп укучыларының туристлык слеты уза
Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, “Минем команда” темасына фотографияләргә, иң яхшы лагерьга конкурслар узды.
8
май, 2015 ел
җомга
Рөстәм Миңнеханов Сарманда авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү үзәгендә булды
Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сарман районында булды. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Татарстанда “Үлемсез полк” халыкара акциясендә 35 меңләп укучы һәм студент катнашачак
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Россиядә “Үлемсез полк” халыкара акциясе уздырыла. Анда 35 меңләп Татарстан укучысы һәм студенты катнашыр дип көтелә. Казанда әлеге акцияне Җиңү паркында үткәрү күздә тотыла.
Авыл мәктәбенә психологлар килде
Сарман районының Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбендә район мәгариф бүлеге каршында эшләүче ППМС үзәктән психологлар килде. Педагог-психологлар укучылар белән шәхси консультацияләр, төрле тренинглар, 9 нчы класс укучылары өчен “ОГЭ га психологик әзерлек” һәм 1нче класска керүчеләрнең мәктәпкә әзерлеген өйрәнделәр.
7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Җиңүнең 70 еллыгына багышлана
2015 елның 7 маенда Минзәлә коррекция мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында мәктәп-интернат ишегалдында урнашкан "Билгесез солдат" һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз