Быел Татарстан территориясендә төзекләндерүгә каралган 17 балалар лагеренда ремонт эшләре 60 процент күләмендә башкарылган инде. Республика бюджетыннан бу максатларга барлыгы 104,8 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, узган елда ТР шәһәр һәм районнарында барлыгы 13 лагерь төзекләндерелгән булган.
“Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан республика территориясендә урнашкан балалар сәламәтләндерү лагерьлары учетка алынган”, - дип белдерде Рөстәм Гарифуллин.
Төзекләндерүгә каралган 17 лагерьдан тыш, быел яңа лагерь да ишекләрен ачачак. “Кайбер лагерьлар эшчәнлеген туктатучы башка төбәкләрдән аермалы буларак, бездә лагерьлар төзекләндерелеп кенә калмый, яңалары да төзелә”, - дип белдерде спикер. Алексеевск районында “Дубок” лагере июнь аеннан балаларны кабул итә башлаячак, ул бер сменага 120 балага исәпләнгән. Рөстәм Гарифуллин сүзләренә караганда, лагерь төзелешенә 100 млн сум акча сарыф ителгән.