Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, “Минем команда” темасына фотографияләргә, иң яхшы лагерьга конкурслар узды.
Спорт ориентлашуы буенча егетләрдән барлык призлы урыннарны Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары – Андрей Гришин, Айназ Биктаһиров, Дмитрий Камаев яуладылар. 5 нче номерлы мәктәптән Алия Әхмәтова беренче булды. Слетның соңгы көнендә туристлар туган якны өйрәнүчеләр арасында һәм “визит карточкасы” конкурсында иң көчлеләрне ачыклаячаклар.