Укучыларның эшләре төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә тикшереләчәк. Бердәм республика тестын тапшыручыларга татар теленнән әзерлек дәрәҗәләре күрсәтелгән сертификатлар тапшыру күздә тотыла.
Татарстанга Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Ерак чит илдән күчеп кайткан укучыларга татар теле буенча биремнәр белем бирү йорты тарафыннан мөстәкыйль рәвештә, укучы үзләштергән материалны исәпкә алып, әзерләнгән. ТРга күчеп кайткан укучыларның белемен тикшерү һәм бәяләүне дә белем бирү оешмасы үзе үткәрә.