Чаллының IТ-паркында мәктәп укучылары арасында робот техникасы буенча бәйге үтте. Чемпионатта катнашу өчен 40лап коллектив теләк белдергән иде.
Анда Алабуга, Тукай, Нурлат, Мамадыш, Лениногорск, Зәй районнарыннан 130дан артык робот белән 300дән артык бала катнашты. Чемпионат – республика ярышларының шәһәр этабы.
Оештыручылар быел конкурс биремнәрен катлауландырганнар. Кырларга да, роботлар һәм спортчыларга да таләпләр катгыйланган. Робот 25х25х25 үлчәмле кубка керергә, тулысынча автоном булырга тиеш. Ягъни роботның хәрәкәтләре алдан командага программалаштырыла һәм аның хәрәкәтенә башка бернинди катнашу да рөхсәт ителми.
1 июньдә Казандагы “Идея” технопаркында V Республика робот техникасы фестивале уздырыла. Анда Татарстан мәктәпләреннән 20дән артык команда катнашуы көтелә. Фестиваль исә – яшь буынның югары технологияләр өлкәсенә карата кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән интерактив программа.