Бөтенроссия «Президент спорт уеннары»ның региональ финалы

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
14-17 май көннәрендә Түбән Кама муниципаль районында мәктәп укучыларының Бөтенроссия «Президент спорт уеннары»ның региональ финалы үтәчәк.Ярышларда 10 команда катнаша. Программага җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, волейбол, стритбол буенча ярышлар кертелгән. Җиңүче команда сентябрь аенда “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә «Президент спорт уеннары»ның финал ярышларында Татарстан республикасы данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International