Азнакайда 2 мең 784 бала лагерьларда ял итәчәк

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Азнакай лагерьларында 2 мең 784 бала җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрер дип планлаштырыла.
Палаткалы лагерьларда 60 бала өчен туризм һәм хәрби-патриотик сменалар оештырылачак.“Азнакай” санаториендә 375 бала сәламәтлеген ныгытыр дип көтелә. “Каенкай” лагере 840, “Бөркеткәй” лагере 320 бала өчен үз ишекләрен ачачак. “Кояшкай” ял лагерында исә 270 сәләтле һәм социаль актив баланы күңелле ял көтә. “Черноморец РЦ” оешмасы аша Кара диңгез буена 10 балага һәм 3 студентка путевка бирелә. 28 мәктәп яны, 12 хезмәт һәм ял лагеры да эшләячәк. Район бюджетыннан 365 баланы эшкә урнаштыру өчен 500 мең сум акча биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International