Зональ сайлап алу конкурсы

2015 елның 15 мае, җомга
2015 елның 15 маенда Алабуга балалар йортында 9 муниципаль район арасында (Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Сарман, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслем) зональ сайлап алу конкурсы булып узды. Гаиләләр үз балаларының талантлы чыгышларын, биюләрен, җырларын күрсәттеләр. Конкурста катнашкан гаиләләр үз гаиләләре турында видеороликлар, иҗади номерлар, үз куллары белән эшләгән рәсемнәр, ноцианаль костюмнар күрсәттеләр. Жюри сайлавы буенча, 2015 елның июнь аенда Казан шәһәрендә үткәреләчәк региональ турның беренче этабына - Менделеевск муниципаль районының Ижевка авылыннан килгән Пономаревлар гаиләсе һәм Актаныш муниципаль районының Кузякино авылыннан килгән Шайдуллинар гаиләсе үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International