Казанда V Республика робот техникасы фестивале уздырыла

2015 елның 15 мае, җомга
1 июньдә Казандагы “Идея” технопаркында V Республика робот техникасы фестивале уздырыла. Анда Татарстан мәктәпләреннән 20дән артык команда катнашуы көтелә.

Фестиваль – яшь буынның югары технологияләр өлкәсенә карата кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән интерактив программа. Чара 2011 елдан бирле “Идея” технопаркы тарафыннан оештырыла. 4 елда фестивальдә 300ләп укучы көч сынашкан.

Сынаулар, традицион рәвештә, 4 категория буенча уздырыла. Линия буенча узышларда робот кыска вакыт эчендә кара линия буенча старттан финишка кадәрге араны узарга тиеш. Сумо дип аталган биремгә катнашучылар көндәш-роботны рингның кара линиясе читенә этеп чыгарырга сәләтле автоном робот әзерләргә тиеш була. Кегельринг сынавында исә роботка рингны әйләндереп алган түгәрәк читенә 5 секундтан да күбрәк вакытка чыкмыйча, кегльләрне этеп чыгарырга кирәк. Иҗади бәйгедә LEGO RCX яки NXT микрокомпьютерлары нигезендә җыелган проектлар бәяләнә.

Катнашуга гаризалар 22 майга кадәр romanova@tpidea.ru электрон адресына кабул ителә.

Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар, кыйммәтле бүләкләр, барлык катнашучыларга исә сертификатлар тапшыру күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International