Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,5 мең укучы өчен бу атнада соңгы кыңгырау яңгыраячак
21 май көнне Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,5 мең укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Башкала чыгарылыш сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгарау” бәйрәме “Казан-Арена” стадионында уздырыла.
Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йорты һәм интернат-мәктәп директорлары катнашында киңәшмә
2015 елның 20 маенда Мәгариф һәм фән министрлыгында республика күләмендә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар йорты һәм интернат-мәктәп директорлары катнашында киңәшмә узды.
Азнакайда актив укучыларга “Чулпан” премиясе тапшыралар
Азнакай районында сәләтле балаларны үстерүгә игътибар зурдан. Күптән түгел генә төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләргә район башлыгы гранты тапшырылган иде. Бүген, 20 майда, 16 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив укучыларга “Чулпан” премиясе тапшырылачак.
Казаннан Дамир Мясаутов - "Татарстан Республикасы ел укучысы - 2015"
19 майда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге борынгы Болгар шәһәренә багышланга иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе үткәрде
“Борынгы Болгар шәһәренә сәяхәтем” иншалар бәйгесе 7-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.
“Борынгы Болгар шәһәренең тарихи-архитектура комплексы” рәсемнәр бәйгесе 7-10, 11-14 һәм 15-18 яшьтәге мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында үткәрелде.
Жюри бәйгеләргә нәтиҗә ясады. Җиңүчеләрне бүләкләү 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнне үткәреләчәк.
Дмитрий Ливанов: “Россиядә WorldSkills стандартларын тарату мөһим”
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта “Яңа Россия өчен яңа кадрлар: тенденцияләр, чакырулар, мөнәсәбәтләр” темасы буенча фикер алыштылар. Утырыш "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы кысаларында узды.
Искәртеп үтик, кичә чемпионат финалының тантаналы ачылышы узды.
19
май, 2015 ел
сишәмбе
Казанда WorldSkills Russia III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты ачылу тантанасы узды
19 майда Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды.
Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты финалы булачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең "WorldSkills International" халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм "WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәреләчәк.
XII республикакүләм Кирилл һәм Мефодий укулары
2015 нче елның 20 маенда Казан шәһәре Совет районы 93нче гимназия һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында XII Кирилл һәм Мефодий исемендәге укулар узачак. Бу чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә, Әдәбият елына, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган.
Читтән торып катнашу турында Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының 31 муниципаль районыннан 500гә якын мәктәп укучысыннан заявка килде.
Түбән Кама районы укучылары Президент спорт уеннарында Татарстан данын яклаячак
15-17 майда Түбән Кама районында “Президент спорт уеннары” бөтенроссия ярышларының төбәк финалы узды. Ярышларда Түбән Кама, Бөгелмә, Зәй, Алексеевск, Лениногорск, Алабуга һәм Мамадыш районнары, Казан һәм Чаллының гомуммәгариф оешмаларыннан 9 команда катнашты.
18
май, 2015 ел
дүшәмбе
III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалында катнашучылар 57 компетенциядә мөмкинлеген күрсәтәчәк
13 майда журналистларга WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына әзерләнеп килә торган павильоннар презентацияләнде. Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы узачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең WorldSkills International халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә узачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз