Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,5 мең укучы өчен бу атнада соңгы кыңгырау яңгыраячак

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
21 май көнне Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5,5 мең укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Башкала чыгарылыш сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгарау” бәйрәме “Казан-Арена” стадионында уздырыла. Традицион рәвештә, мәктәпләрдә үткәреләчәк тантаналы чараларда 11нче сыйныфларны әлеге истәлекле көн белән шәһәрнең районнары хакимиятләре һәм Башкарма комитеты вәкилләре, предприятие җитәкчеләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре тәбрикләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International