ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 26 маенда Мәгариф хезмәткәрләре йортының конференцияләр залында мәгариф өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның республикакүләм семинары узды.
Иртәгә 10.00дә Казанның Җиңү паркында “Мәктәп эко-патруле” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Искәртеп үтик: бәйге 2014 елның 1 сентябреннән агымдагы елның 1 маена кадәр уздырылды. Анда Татарстан урта белем бирү йортлары укучылары катнашты.
Бүген "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" Республика мәгърифәти проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чәршәмбе, 27 май көнне сәгать 11.00дә, "Татар-информ" агентлыгында «ЭРГО Соло» компаниясенең "Халык алдында сөйләргә өйрәнәбез" программалы продуктын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була. Әлеге проект Татарстан Республикасы дәүләт граҗданнар хезмәткәрләренең халык алдында чыгыш ясау осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
25-27 май көннәрендә Казан политехника көллияте базасында “Һөнәре буенча иң яхшы – 2015” исеменә көллият һәм техникум студентларының Бөтенроссия олимпиадасы уздырыла. Ул станокчы (металл эшкәртү) белгечлекләрен үзләштерүчеләр арасында оештырыла. Анда Россиянең 24 һөнәри белем бирү йортыннан бәйгенең төбәк этабында җиңгән студентлар көч сынаша.
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы старт алды. Сынауларның беренче көнендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар география һәм рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын яза. Казанның Совет районы һәм Питрәч районы мәктәпләре укучылары өчен имтихан уздыру пункты буларак башкаланың Совет районындагы 169 нчы мәктәп билгеләнгән.

23 майда  Казанның "Татнефть арена" боз сараенда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы булды. Чемпионатта командалар арасында беренче урынны Татарстан Республикасы җыелмасы яулады. Икенче урынга Свердловск өлкәсе командасы чыкты, өченче - Мәскәү.

25 майда Россиядә БДИның төп этабы башлана. Башлангыч мәгълүматлар буенча, анда 725 мең кеше катнашачак, аларның 650 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.
Россиядә БДИны оештыру өчен 5,7 мең имтихан үткәрү пункты җәлеп ителә. Имтихан кампаниясен үткәрү өчен 40 меңнән артык төбәк җәмәгать күзәтүчесе, 1 меңнән артык федераль җәмәгать күзәтүчесе, 2 мең онлайн-күзәтүче һәм 140тан артык федераль белгеч җәлеп итү ниятләнә.
 Бүген Татарстанда тәмәкегә каршы закон үтәлеше айлыгы старт алды. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычы белән, 31 майда үткәрелә торган Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне һәм агымдагы елда Россиядә игълан ителгән Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы уңаеннан, оештырыла. ТР Хөкүмәте карары нигезендә чаралар планы расланган. Аны Татарстанның берничә министрлыгы һәм ведомствосы тормышка ашырачак. 19 июньгә кадәр республикада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, тәмәкегә каршы законны үтәү өлкәсендә халыкның мотивациясен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар, аерым алганда, медицина учреждениеләрендә ачык ишекләр көне, лекцияләр, әңгәмәләр, белем бирү йортларында төрле акцияләр үткәрү күздә тотыла.

23
май, 2015 ел
шимбә
2015 елның 23 маенда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы ярдәме белән Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә 2014-2015 уку елы тәмамлану уңаеннан “Моң йолдызлыгы” исемле концерт үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International