Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казан укучылары әдәбият һәм география буенча Бердәм дәүләт имтиханын яза
2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы старт алды. Сынауларның беренче көнендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар география һәм рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын яза. Казанның Совет районы һәм Питрәч районы мәктәпләре укучылары өчен имтихан уздыру пункты буларак башкаланың Совет районындагы 169 нчы мәктәп билгеләнгән.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов журналистларга билгеләп узганча, быел республика буенча 18 мең 329 укучы БДИ тапшыра. Имтиханнар чоры 26 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Илдар Мөхәммәтов математика һәм рус теленнән имтиханнарның мәҗбүри булуын искәртеп узды. Сайлап алуга куелган өченче фәнгә килгәндә, җәмгыять белеме фәне укучылар арасында аеруча популяр – аны 9 меңнән артык укучы тапшырачак. Аннан кала, - физика, биология фәннәре. Испан теле буенча имтиханны бер чыгарылыш укучысы гына сайлаган.
Бүген география һәм рус әдәбияты буенча белемнәрен Татарстан буенча барлыгы 1,3 меңнән артык укучы тикшереп караячак. Географияне 292, әдәбиятны 1037 укучы тапшыра. Әлеге фәннәр буенча БДИ уздыру өчен 24 пункт ачылган.
“Бердәм дәүләт имтиханнары барлыгы 86 пунктта узачак. Аларның һәркайсы металл рамкалар һәм видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган. Бу имтихан барышын онлайн режимда күзәтеп торырга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Илдар Мөхәммәтов.
Бүген, аерым алганда, 169 нчы мәктәптә имтиханнар сәгать 10 да башланып китте. Анда 65 укучы әдәбият, 18 укучы география буенча имтихан тапшыра. Укучылар инде иртәнге сәгать 9 га җыелып беткән иде. Аларның һәркайсы аудиторияләргә металл эзләгеч рамкалар аша тикшереп үткәрелде. Укучыларның берсе кәрәзле телефонын кесәсендә күзлек футлярына салып алып керергә тырышса да, моңа ирешә алмады - металл күрүче капка аны “сатты”. 9 сәгать 30 минутта имтихан үткәрү пункты җитәкчесе контроль материаллар урнаштырылган сейфны ачты. Аннан аудиторияләргә кереп, имтихан язу буенча төп кагыйдәләрне искәртеп үтте. Укучылар географиядән имтиханны 3 сәгать, әдәбияттан 3 сәгать 55 минут язачак.
Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, иң масштаблы имтихан 28 нче июньдә рус теленнән узачак, аны 18 мең 329 укучы бирәчәк. 1 һәм 4 нче июньдә укучылар математика буенча имтихан бирәчәк (төп һәм профиль дәрәҗәләре). “Быелдан башлап, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Математика буенча төп дәрәҗәне бу фән югары уку йортына керү өчен кирәк булмаган укучылар сайлый. Профильле имтиханны исә шушы фәнгә нигезләнгән уку йортларына керүчеләр тапшыра. Аның биремнәре катлауландырылмады, алар узган елга тиңдәш”, - дип белдерде ул.
8 нче июньдә җәмгыять белеме һәм химия, 11 нче июньдә чит ил теле һәм физика, 15 нче июньдә информатика, биология һәм тарих буенча имтиханнар көтелә. “Чит ил теле буенча имтиханны телдән тапшыру мөмкинлеге бирелү – шулай ук бу елга хас яңалыкларның берсе. Сынаулар 17-18 июньдә узачак”, - дип хәбәр итте Илдар Мөхәммәтов.
“Бер 10 көннән география һәм әдәбияттан БДИ нәтиҗәләрен ала башлаячакбыз һәм аларны белем бирү оешмаларына җиткерәчәкбез. Нәтиҗәләр былтыргыдан ким булмас, Татарстан нәтиҗәләре һәрвакыт Россия күләмендә уртача күрсәткечләрдән югарырак иде, быел да балалар сынатмас дип өметләнәбез”, - дигән теләген җиткерде Илдар Мөхәммәтов.
Гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгарылыш укучыларыннан тыш, быел йомгаклау аттестациясен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус уку учреждениеләрендә укучылар һәм иректән мәхрүм итү рәвешендә срок алганнар – барлыгы 400 укучы тапшырачак. Сукыр балалар өчен махсус шрифтлы (Брайль) имтихан материалларына заказ бирелгән.
Быел татар теленнән бердәм республика имтиханын 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 114 укучы тапшыра. Аның нәтиҗәләре югары һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан татар теле һәм татар әдәбиятын алга таба да өйрәнү белән бәйле әзерлек юнәлешләренә керү имтиханнары буларак бәяләнә.
Җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарга килә алмаган укучылар өчен резерв көннәр билгеләнгән.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Илсур Һадиуллин: «Мәгариф системасында 2026 ел -Мирза Мәхмүтов елы»
Казанда «Республикада методик эшне үстерүдә алдынгы проектлар технологияләре» методистларының II республика форумы уза, ул өч елга бер мәртәбә уздырыла.
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
1
апрель, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева ТР Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышын үткәрде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз