Казанда “Һөнәре буенча иң яхшы – 2015” исеменә көллият һәм техникум студентларының Бөтенроссия олимпиадасы уздырыла

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
25-27 май көннәрендә Казан политехника көллияте базасында “Һөнәре буенча иң яхшы – 2015” исеменә көллият һәм техникум студентларының Бөтенроссия олимпиадасы уздырыла. Ул станокчы (металл эшкәртү) белгечлекләрен үзләштерүчеләр арасында оештырыла. Анда Россиянең 24 һөнәри белем бирү йортыннан бәйгенең төбәк этабында җиңгән студентлар көч сынаша.
Олимпиада, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, һөнәри белем бирү сыйфатын һәм дәрәҗәсен үстерү, уку барышында алынган белем-күнекмәләрне практикада ныгыту, югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү программалары буенча белем алучылар арасында сәләтлеләрне ачыклау максатыннан, уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International