2015 елның 28 маенда "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә II Республикакүләм балалар техник иҗаты фестивале тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Балалар техник иҗаты фестивале җиңүчеләре дип Яр Чаллы шәһәре укучылары командасы табылды, 2 урынны Кукмара муниципаль районы, 3 урынны Алексеевск муниципаль районы командалары яулады.