Яр Чаллы укучылары Республикакүләм балалар техник иҗаты фестивале җиңүчеләре дип табылды
2015 елның 29 мае, җомга
2015 елның 28 маенда "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә II Республикакүләм балалар техник иҗаты фестивале тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Балалар техник иҗаты фестивале җиңүчеләре дип Яр Чаллы шәһәре укучылары командасы табылды, 2 урынны Кукмара муниципаль районы, 3 урынны Алексеевск муниципаль районы командалары яулады. Моннан тыш, Актаныш, Зәй, Балык Бистәсе, Мөслим, Саба районнары мәктәп укучыларыннан торган командалар фестиваль лауреатлары булды.