Алабуга районы башлыгы балалар йортында

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
1 нче июнь көнне Алабуга шәһәрендә ятим балалар йорты хөрмәтле кунакларны каршы алды. Алар арасында Алабуга шәһәренең башлыгы – Г.Е.   Емельянов, шәһәр башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары – Л.Н.  Рыбакова, Попечительләр советы вәкилләре – ОАО ПО “ЕлАЗ” генераль директоры - К.С. Галимов, ЗАО “Медикам” җитәкчесе – Г.А. Ахметова, “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды башлыгы - А.Ф. Валиева һәм башкалар катнашты. Килгән кунаклар балаларга тәмле күчтәнәчләр, электр һәм өй җиһазлары бүләк иттелеләр.
Бәйрәм тәмамлангач, попечительләр советы үтте. Анда балалар йортына кагылышлы мөһим сораулар күтәрелде. Попечительләр советы яңа үзгәрешләр кичерде. Советка шәһәр депутаты – Абдуллина Аделя, Алабуга районы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле - Гайсина Гөлшат, шулай ук спорт һәм туризм җитәкчесе - Крылов А.М. керделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International