ТР мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, ТР җыелмасы, медицина оптикасыннан тыш, чемпионатның калган барлык компетенцияләрендә катнашкан. Татарстанда бу юнәлеш буенча “WorldSkills” таләпләренә җавап бирә торган әзерлек башкарылмый һәм белгечләр әзерләнми, дип шәрехләде ул бу уңайдан.
Чара Мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында финансланган. Бу максатка федераль бюджеттан һәм республика казнасыннан 70-80 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук спонсорлар чаралары җәлеп ителгән.
Чемпионатны уздыру барышында, “Казан ярминкәсе”нә конкурсантларның көч сынашуын карарга 63 мең укучы һәм студент килгән. Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров китергән мәгълүматларга караганда, “WorldSkills Russia” ярышлары трансляциясен 11,3 мең кеше караган.