Татарстанның 34 меңнән артык 9 нчы сыйныф укучысы математика буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстанның 34 меңнән артык 9 нчы сыйныф укучысы математика буенча Төп дәүләт имтиханын тапшыра. Республикада гомуми белем бирү мәктәпләре базасында имтихан тапшыру өчен 133 пункт оештырылган.

Төп дәүләт имтиханын үткәрү процедурасы БДИ үткәрү процедурасына якын. Имтихан материалларын тапшыру пунктына һәм кире Республика мәгълүматны эшкәртү үзәгенә имтихан көнендә ТР Дәүләт Имтихан комиссиясе тулы вәкаләтле вәкиле тарафыннан китерелә. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең объективлыгын тәэмин итү өчен имтихан үткәрү пунктлары стационар һәм күчмә металл эзләү, видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазланган, имтихан тапшыру пункты аудиторияләрендә офлайн режимында видеокүзәтү оештырылган.

Искәртеп үтик: уку планын яки индивидуаль уку планын тулысынча үтәгән 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы 27 майдан 18 июньгә кадәр үткәрелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, 3 июньдә 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән икенче мәҗбүри имтихан тапшыра, 29 майда сайлап алынган фәннәр буенча имтихан – җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, татар теле, 5 июньдә - география, тарих, биология, чит ил телләре, физика, татар әдәбияты.

2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә 9 нчы сыйныфның 34 745 укучысы төп гомумбелем программасын үзләштерүне тәмамлый, аларның 524 е читтән торып укый. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы, татар теле һәм татар әдәбияты буенча республика имтиханы формаларында үткәрелә.

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә мәҗбүри фәннәрнең берсеннән начар билге алган, билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә, имтиханга килә алмаган (авыру яки башка сәбәпләр документ белән раслаган), шулай ук имтихан эшен билгеле сәбәпләр буенча эшләп бетерә алмучылар өчен Төп дәүләт имтиханы өстәмә вакытта 3-14 августта оештырыла.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә килмәүчеләр яки имтиханнарда берничә фәннән начар билге алучылар яки кабат эшләгәннән соң да канәгатьләнерлек билге алмаучылар өчен төп дәүләт имтиханнары 7 һәм 22 сентябрьгә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International