Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра
2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Казан чыгарылыш сыйныф укучылары 10.00 сәгатьтә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен эшләргә кереште. Бу быел Татарстанда 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра торган беренче массакүләм имтихан. Имтихан 3,5 сәгать дәвам итә.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сөйләвенчә, бүген мәҗбүри фән буенча БДИ тапшыру өчен 86 пункт ачылган. “Имтихан үткәрү пунктлары металл кысалар, видеокүзәтү системалары белән җиһазланган, бу БДИ үткәрүне объектив һәм үтә күренмәле итү өчен эшләнелә”, - дип билгеләп үтте ул.
И.Мөхәмәтов искәрткәнчә, быел имтиханда тест өлеше яки җавапларны сайлап алу мөмкинлеге юк. Имтихан эше ике өлештән тора. БДИ тапшыручыларга канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешү өчен 24 балл җыю зарур.
Татарстанда 86 имтихан тапшыру пунктыннан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 66 пункт, шул исәптә өйдә 21 пункт ачылган. “Бу балалар 3 сәгать 55 минут имтихан тапшыра”, - дип өстәде министрлык вәкиле.
Узган ел Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары үз нәтиҗәләре белән куандырды: республикада рус теле буенча күрсәткечләр – 65,8 балл, ул Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 3,3 баллга югары иде. Моннан тыш, 80 баллдан югары нәтиҗәгә ирешкән укучылар 15,3 процент тәшкил итте. Ә минималь балл җыя алмаучылар - 0,2 процент, бу Россиядәге уртача күрсәткечләрдән 8 гә кимрәк иде. “Быел да укучылар югары нәтиҗәләргә ирешер һәм БДИ уңышлы тапшырыр дип ышанабыз”, - диде И.Мөхәмәтов.
Казанда БДИ тапшыру пунктларының берче 37 гимназиядә урнашкан. Биредә рус теленнән БДИ 10, 37, 26, 36 нчы гимназияләр, шулай ук 33, 62, 117 һәм 112 мәктәп укучылары тапшыра.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 1952 җәмәгать күзәтүчесен аккредитацияләгән.
Билгеләп үтик, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле була.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Тәтеш кадетлары «Сугыш еллары җырлары» конкурсында I дәрәҗә лауреат булдылар
Тәтеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә «Халык уен кораллары оркестрына кушылып сугыш еллары җырлары» дигән икенче район ансамбль башкаручылары конкурс-фестивале узды.
«Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде
6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
6
май, 2026 ел
VI Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумына гаризалар кабул ителә башлады
2026 елның 9 апреленнән алтынчы Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
7–8 май көннәрендә белем бирү оешмаларында «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе узачак
«Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7–8 май көннәрендә илебезнең барлык төбәкләрендәге һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз