“Моң йолдызлыгы” исемле концерт үтте

2015 елның 23 мае, шимбә
2015 елның 23 маенда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы ярдәме белән Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә 2014-2015 уку елы тәмамлану уңаеннан “Моң йолдызлыгы” исемле концерт үтте.
Концертка республикабыз укытучылары, тәрбиячеләр, мәктәп директорлары чакырылды. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима башлап җибәрде. Концертта Лидия Әхмәтова һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендә джаз композицияләре, фольклор ансамбль чыгышлары, опереттадан өзекләр күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International