ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Кама Тамагы урта мәктәбендә 19 гыйнвар көнне мәктәпнең методик совет утырышы булды. Анда ике мәсьәлә тикшерелде. Сәләтле балаларны ачыклау максатында, мәктәп олимпиадаларын фән атналыклары кысаларында 3 нче сыйныфтан башларга булдылар.

18
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
2015 елның 16-17 гыйнварында  Татарстан Республикасында география фәне буенча  Республикакүләм мәктәп укучылары олимпиадасы (8 сыйныф укучылары өчен) һәм география фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының  региональ этабы үтте. Республикакүләм олимпиадада -  56, Бөтенроссия олимпиадасының  региональ этабында 91 укучы катнашты.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2014 елның 1-нче декабреннән 31-нче  декабренә  кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына  47 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 14 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында .  1 мөрәҗәгать буенча тулысынча, тагын 4 мөрәҗәгать буенча фактлар өлешчә расланды.

Иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максат итеп үткәрелә торган “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы математика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы физика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы химия укытучысы – 2015” бәйгеләренең муниципаль этабы 16 февральдән уздырыла башлаячак.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәй политехник колледжында “Җитештерүдә сакчыллык” программасы буенча факультатив дәресләр оештырыла. Шикәр заводы белән колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә әлеге дәресләр быел да да дәвам итә.
14 гыйнварда Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда “Лицей укытучыларының ата-аналар белән хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру формалары һәм ысуллары” дип аталган укытучылар киңәшмәсе узды.
Быел Россия мәктәпләрен 700 мең укучы тәмамлый. Әмма бу әле аларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарына кертеләчәк дигән сүз түгел. Бары рус әдәбиятыннан иншаны яхшы билгегә язганнар гына аны тапшыра алачак. Монысы – бер, икенчедән, быел БДИга кагылышлы башка яңалыклар да шактый көтелә.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус “кайнар линия” булдырды.  “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, имтихан вакытында булган тәртип бозулар хакында да хәбәр итергә мөмкин.

2015 елның 13 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр “Петровский” бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханәсендә мәктәп укучыларының астрономия, инглиз, француз, немец, рус, татар телләре һәм әдәбияты, биология, физика, химия, география, математика, сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте), информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме, физик тәрбия, экономика, экология буенча бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы уза. Аларда муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар көч сыныша.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча зона киңәшмәләре уздыру хакындагы” карары нигезендә Чистай, Әлмәт, Кукмара һәм Яр Чаллы районнарында республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге белгечләре, республика муниципаль берәмлекләре бүлек (идарә) җитәкчеләре, муниципаль координаторлар һәм имтихан тапшыру пунктлары җитәкчеләре катнашында киңәшмәләр узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International