Республикада мәктәп укучыларының “КЭС-БАСКЕТ” баскетбол лигасы чемпионатының 2014-2015 уку елы сезонында үткәрелгән зона этаплары тәмамланды. 2015 елның 10-11 гыйнварында Зәй шәһәрендә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 7нче урта гомумибелем бирү мәктәбендә һәм Физкультура-сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучылары баскетбол лигасы ярышларының зона этаплары узды. Ярышларда Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Зәй, Мамадыш, Тукай, Әгерҗе, Актаныш районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 10 егетләр һәм 10 кызлар командасы катнашты.