Яңа ел алдыннан Чистай һәм Түбән Кама районнарында балалар бакчалары ачылачак

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
31 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Әллүки” балалар бакчасы ачылачак. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак. “Әллүки” балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, моннан тыш биредә логопед һәм психолог кабинетлары, музыка һәм спорт заллары бар.
30 декабрьдә Чистай муниципаль районында да яңа балалар бакчасы ачылды. Шулай ук, Аксубай районында 260 урынга исәпләнгән “Солнышко” балалар бакчасы нәниләр өчен үз ишекләрен ачты.
Республикада 2014 елда барлыгы 56 яңа балалар бакчасы төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International