Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
2015 елда югары уку йортлары яңа кагыйдәләр буенча бәяләнәчәк
2015 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Моңа кадәр вуз тәмамлаучылар турындагы мәгълүмат халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләреннән килә иде: кеше хезмәт биржасында теркәлгән булса, ул эш эзли, юк икән, димәк, аның эш урыны бар. Хәзер исә статистик мәгълүмат Пенсия фондыннан алыначак: эш бирүче взнослар күчерә икән, димәк, чыгарылыш курс студенты югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашкан. Шул рәвешле, яңа методика эшкә урнашу дәрәҗәсенең реаль күрсәткечләре белән тәэмин итәчәк. РФ Министрлар Кабинеты бу уңайдан законга кирәкле үзгәрешләрне кертте инде: Россия Хөкүмәте карары буенча белем һәм квалификация турындагы документлар хакында мәгълүматларның федераль реестрына кешенең туу датасы, җенесе һәм югары уку йортында белем алган юнәлеше күрсәтеләчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы да, Пенсия фонды да әлеге реестрдан вузны тәмамлаучылар турында мәгълүмат алырга һәм аның белән үзара бүлешергә хокуклы була. Мониторингның тагын бер яңалыгы: вуз мөгаллимнәренең уртача хезмәт хакын исәпләү. Өстәвенә, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да хезмәткәрләренең эш хакы турындагы мәгълүматны җиткерергә тиеш була. Тагын бер яңалык: моннан соң инфраструктур казанышлар исәпкә алынмаячак. Мәсәлән, белем алуның яңа формалары, шул исәптән дистанцион белем алу да, зур мәйданнар таләп итми. Дәрес үткәрү өчен берничә компьютер һәм 1-2 аудитория дә җитә. Моңа кадәр бер студентка каралган мәйдан вузлар өчен авыр йөк була. Әгәр югары уку йортының аудиторияләре кирәгеннән артыграк булса, ректорлар алар өчен коммуналь түләүләрне ни рәвешле башкару турында баш вата. Мониторингта бу критерий буенча, гадәттә, югары күрсәткечләр тора. Вузның мәйданы кечкенә булса (бу яңа югары уку йортларының күбесенә кагыла), әлеге критерий буенча күрсәткечне үтәү бик авыр була. Нәтиҗәдә, яхшы вузлар да начарлар рәтенә эләгә иде. Кайбер намуссыз югары уку йортлары, чынлыкта, ике смена укытса да, хәйлә кулланып, исәпләүләрне бер смена өчен генә үткәргән. Үз вакытында әйдәп баручы вузлар ректорлары әлеге шикле критерий уңаеннан фикерләрен белдергән иделәр инде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз