ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
ТРның "Ел студенты" X студентлар премиясе Гран-приена Казан федераль университетыннан Адина Кульмасова ия булды.
Ел уку йортлары номинациясендә КДМУ, КДЭУ, ИИһХИ (Икътисад, идарә һәм хокук институты) һәм Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ) билгеләп үтелде. Алар бер үк санда тавыш җыйган.

24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның белем сыйфатын күтәрү һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнде. Министрлык бүген дә бу юнәлештә Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге базасында актив эшчәнлек алып бара. Мәктәптә укучыларның белемен өзлексез тикшерүне максат итеп куйган мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә.

80 белгечнең эш нәтиҗәсе булган “2015 елга кадәр Россия Федерациясендә Тәрбия үсеше стратегиясе” проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен тәкъдим ителде. Проект “2012-2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясе”, “2025 елга кадәр яшьләр дәүләт сәясәте нигезләре”, “Мәдәният дәүләт сәясәте нигезләре”ндәге бурычлар, шулай ук “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә гаилә сәясәте дәүләт концепциясе» һәм “Балаларга өстәмә белем бирүнең үсеш концепциясе” белән тыгыз бәйләнгән.

Ел саен уздырылып килүче “Куркынычсыз Интернет” иҗади эшләр конкурсына Идел буе федераль округы мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларында укучылардан 1200 эш кабул ителгән. Иң күп заявка – 400дән артык – Татарстан Республикасыннан килгән.

2015 елның 22 гыйнварында Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханә комплексында  2014-2015 уку елында химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Кадерле студентлар, аспирантлар, укытучылар!
Сезне Россия студентлары бәйрәме – Татьяна көне белән котлыйм!
Бүгенге көндә лаеклы рәвештә татарстан студентларының уңышлары һәм югары дәрәҗәдәге әзерлекләре белән горурлана алабыз. Республикада Казан федераль (Идел буе) университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан милли тикшеренү технологияләр университеты кебек зур фәнни-мәгариф үзәкләр оешты.
Бүген, 23 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Исегезгә төшерәбез, Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә “кайнар линия” телефоннары булдырды. 


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2015 елда БДИга кертелгән төп үзгәрешләр турында аңлатма бирде. Былтыр 26 майдан 19 июньгә кадәр арада БДИ үткәрү өчен мәктәп базаларында барлыгы 105 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. Шуларның 101е мәҗбүри имтихан үткәргәндә файдаланылган. Быел исә имтихан тапшыру өчен 96 пункт ачу планлаштырыла, ә видеотрансляцияле аудиторияләр саны 80 процентка кадәр артачак (1674 аудитория).

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вузларның укыган өчен түләү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйткән. Бу хакта күзәтү ведомствосының матбугат сәркатибе Сергей Шатунов хәбәр итте, дип белдерә "Новости" РМА.

"РФда мәгариф турында"гы закон нигезендә, Россия вузлары укыган өчен түләүне бары рубльләрдә генә билгели ала. Шул ук вакытта вуз  бөтен уку вакытына студентлар белән төзелгән килешүләрдә бәяне үзгәртә алмый, бары инфляция дәрәҗәсендә индексацияләргә генә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International