Бу уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнә, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның белем сыйфатын күтәрү һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнде. Министрлык бүген дә бу юнәлештә Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге базасында актив эшчәнлек алып бара. Мәктәптә укучыларның белемен өзлексез тикшерүне максат итеп куйган мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә.
2014-2015 уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының мәктәп программасындагы төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнәчәк. “Хәвефле төркем”не аерып чыгару максатыннан, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла. 4нче һәм 10нчы сыйныфларда мониторинг тикшеренүләре Югары икътисад мәктәбе белән берлектә үткәреләчәк. Татарстан укучылары белем бирү сыйфатын милли тикшерүнең актив катнашучылары булачак. Бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен яхшыртуны күз уңында тотып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында координация советы төзелде, гомумбелем бирү оешмаларындагы укыту-методик эшчәнлек торышын өйрәнү өчен республиканың муниципаль районнарына Мониторинг үзәгеннән мобиль төркемнәр һәм югары категорияле укытучылар җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International