Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вузларның укыган өчен түләү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйткән. Бу хакта күзәтү ведомствосының матбугат сәркатибе Сергей Шатунов хәбәр итте, дип белдерә "Новости" РМА.
"РФда мәгариф турында"гы закон нигезендә, Россия вузлары укыган өчен түләүне бары рубльләрдә генә билгели ала. Шул ук вакытта вуз бөтен уку вакытына студентлар белән төзелгән килешүләрдә бәяне үзгәртә алмый, бары инфляция дәрәҗәсендә индексацияләргә генә мөмкин.
"Вазгыятне истә тотып, без түләүле хезмәтләр тәкъдим итү кагыйдәләрен үтәүгә игътибарны көчәйттек. Элегрәк алар сайлап алып кына тикшерелсә, хәзер бу - һәр тикшерүнең мәҗбүр элементы", - дип сөйләгән Шатунов. Аның сүзләренчә, әлегә мондый контроль планлы тикшерүләр кысаларында гына башкарыла. Әлегә безгә укыган өчен законсыз рәвештә түләүне арттыруга рәсми шикаятьләр килмәде, дип хәбәр итә күзәтү ведомствосының матбугат сәркатибе.
Шатунов аңлатып узганча, законда быел укырга керәчәк студентлар өчен түләүне арттыруны тыйган формаль чикләр юк. "Алга таба хәлнең ничек буласын карарга кирәк", - дип йомгаклаган ул сүзен.