Казанда химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

2015 елның 22 гыйнварында Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханә комплексында  2014-2015 уку елында химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

20-21 гыйнвар көннәрендә узган олимпиадада Татарстан мәктәпләрендә 8-11 сыйныфларда белем алучы 147 мәктәп укучысы катнашты. Олимпиада ике турдан торды:  Казан федераль  университеты базасында  узган теоретик тур һәм Казан милли тикшеренү технологияләр университеты базасында үткән практик тур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International