80 белгечнең эш нәтиҗәсе булган “2015 елга кадәр Россия Федерациясендә Тәрбия үсеше стратегиясе” проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен тәкъдим ителде. Проект “2012-2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясе”, “2025 елга кадәр яшьләр дәүләт сәясәте нигезләре”, “Мәдәният дәүләт сәясәте нигезләре”ндәге бурычлар, шулай ук “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә гаилә сәясәте дәүләт концепциясе» һәм “Балаларга өстәмә белем бирүнең үсеш концепциясе” белән тыгыз бәйләнгән.
Гаилә тәрбиясен хуплау, мәгариф системасында тәрбия үсеше, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе, рухи-әхлакый тәрбия, хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри үзбилгеләнү Тәрбия үсеше стратегиясе проектының төп юнәлешләре сыйфатында билгеләнгән.
Стратегия балаларны һәм яшьләрне төрле яклап тәрбияләүгә юнәлтелгән план һәм программаларны барлыкка китерү, тормышка ашыруда нигез булачак, дип фаразлый аны төзүчеләр.
Моннан тыш, Стратегия нигезендә аны тормышка ашыру буенча чаралар планы кабул ителәчәк һәм дәүләт программаларына һәм норматив базага кирәкле үзгәрешләр кертеләчәк.
15 гыйнвардан Стратегия поекты ил күләмендә җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен тәкъдим ителде. Бу уңайдан РФ Дәүләт Думасы, РФ Иҗтимагый палатасы, РФ Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбияләү буенча ведомствоара советы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый палатасында фикер алышыначак. Февраль аенда проектны, фикер алышу максатыннан, әти-әниләр җәмәгатьчелеге, патриотик юнәлешле һәм ветераннар оешмалары вәкилләренә тәкъдим итәчәкләр. Мартта исә Россия динара советы, укучыларның үзидара органнары һәм педагогик берләшмәләр фикерләре өйрәнеләчәк.
Фикер алышу гыйнвардан майга кадәр дәвам итәчәк: РФ субъектларында югары уку һәм өстәмә белем бирү йортлары базасында стратегияне эшләп чыгаручылар катнашында “түгәрәк өстәлләр” планлаштырылган.
Интернет челтәрендә http://edu.ru/ адресы буенча проект белән танышырга һәм strategy@mon.gov.ru электрон адресына фикер-тәкъдимнәрне юлларга мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.