Ел саен уздырылып килүче “Куркынычсыз Интернет” иҗади эшләр конкурсына Идел буе федераль округы мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларында укучылардан 1200 эш кабул ителгән. Иң күп заявка – 400дән артык – Татарстан Республикасыннан килгән.
Конкурста иң актив катнашучылар – Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама укучылары. Татарстан укучылары арасында иң популяр номинация - “Рәсем/Плакат” һәм “Шигырь”.
Конкурс 2014 елның 30 октябреннән 2015 елның 30 гыйнварына кадәр үткәрелә. Катнашучыларның эшләре иң элек төбәкләрдә бәяләнә, һәр номинациядә һәр өч яшь категориясе буенча берешәр җиңүче билгеләнә.
Икенче этап - төбакара этап. Биредә махсус комиссия Идел буе округының 13 төбәгеннән конкурска килгән эшләрдән иң яхшыларын сайлап алачак.
Конкурста мәктәп укучылары һәм һөнәри урта белем бирү уку йортларының 1-2 курсында белем алучы 7-17 яшьлек укучылар катнаша ала. Иҗат киңлеге ирекле - видеоролик, рәсем, плакат әзерләргә, шигырь язарга мөмкин. Конкурс турында тулырак биредә белергә була.