География фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы региональ этабында җиңүчеләр билгеле

2015 елның 18 гыйнвары, якшәмбе

2015 елның 16-17 гыйнварында  Татарстан Республикасында география фәне буенча  Республикакүләм мәктәп укучылары олимпиадасы (8 сыйныф укучылары өчен) һәм география фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының  региональ этабы үтте. Республикакүләм олимпиадада -  56, Бөтенроссия олимпиадасының  региональ этабында 91 укучы катнашты. Олимпиада ике турда үтте: теоретик тур (мәсьәлә чишү) һәм тестлар-карталар белән эшләү. Сынау  нәтиҗәләре  буенча география фәненнән  Республикакүләм олимпиада җиңүчесе дип Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясенең 8нче сыйныфында укучы Регина Әхмәдуллина табылды, ә әлеге гимназиянең икенче укучысы Иван Охлопков  география фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы региональ этабында беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International