ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Казанда беренче тапкыр чит ил студенты көне үтте. Бүген Татар дәүләт филармониясендә үткән гала-концертта дөньяның 23 иленнән студентлар катнашты. Фестиваль республика югары уку йортлары арасында сәләтле, прогрессив һәм актив студентларны барлау максатыннан уздырыла.

Бүгенге көндә Татарстанда 3тән 7 яшькә кадәр 2951 бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чиратын көтә. Бүген бу хакта Татарстанда балалар мәктәпкәчә учреждениеләре һәм мәктәпләр төзү һәм реконструкцияләү планнарына багышланган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов  хәбәр итте.


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 30 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә информатика һәм программалаштыру буенча XV Бөтенроссия мәктәп укучыларының командалы олимпиадасы финалы үтте. Финал турында Россия, Белоруссия, Латвия, Грузия, Таҗикистан, Казахстан, Төркмәнстан һ.б. илләрдән 217 команда катнашты. Финалга узыр өчен 9 ноябрьдә Казанда үткән ярымфиналда сайлап алуны узарга кирәк иде. Составында Муравьев Кирилл, Лагутин Семен, Круглов Максим булган Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның беренче командасы Татарстан Республикасы чемпионы булды.

“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтыннан иң актив файдаланучы беренче сыйныф укучысы” конкурсы тәмамланды. Әлеге сайттан иң актив кулланучылар исемлеге электрон ресурсның беренче битендә (diary-culture.ru (http://diary-culture.ru/users/rating.html) урнаштырылган.

Балалар бакчаларына түләү арту баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә карап тоту һәм тәрбияләүгә, матди-техник базаны ныгытуга чыгымнарның артуы белән аңлатыла. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга бу мәсьәлә шаукымы буенча шулай дип ачыклык кертте.

2014 елның 3-5 декабрендә Саранск шәһәрендә “Россия сәламәтлек укытучысы-2014” V Бөтенроссия конкурсы үтте. Биредә Россиянең 38 төбәгеннән 44 укытучы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Лениногорск шәһәре 5нче мәктәбенең биология укытучысы Людмила Зарубежнова Россиянең иң яхшы укытучылары унлыгына керде һәм лауреат булды.

Республикада урта һөнәри белем бирү оешмаларының II Спартакиадасы кысаларында үткәрелгән өстәл теннисы һәм мини-футбол буенча зона этаплары дәвам итә. 3-7 декабрьдә ярышлар Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы техникумы, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте, Тәтеш районындагы “БАРС” спорт-сәламәтләндерү комплексы, Казан радиомеханика көллияте, Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы, Казан технология көллияте базаларында үтте.

Республикада «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп укучылары баскетбол лигасы чемпионатының зона этаплары башланды. Әлеге ярышларда мәктәп укучылары катнаша. 6 декабрьдә баскетбол ярышлары Әлки районындагы "Алина" спорт комплексы һәм Балалар иҗаты йорты спорт залында үтте.
2014 елның 7 декабрендә Казан федераль университетының Алабуга институтында робототехника буенча II ачык ярышлар үтте. Ярышларда Казан, Теләче, Әгерҗе, Норлат, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Болгар, Зәй, Азнакай, Бөгелмә, Лаеш, Саба, Әлки, Мөслим, Алабуга, Тукай районнарыннан 8-17 яшьтәге 200 укучы катнашты.
7 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Тарих дәресләре” акциясе башланып китте. Әлеге акция кысаларында 2014 елның декабреннән алып 2015 елның май аена кадәр Татарстан мәктәпләре югары сыйныф укучыларына Нәҗип Җиһановның “Җәлил” опера-поэмасын күрсәтү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International