ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Бөгелмәдәге 6 нчы мәктәпне әнә шулай дип йөртәләр. Юк, шәхси мәктәп түгел ул. Аны бөтен укучыны да сәләтле дип санаган, үзе дә укучыларга үрнәк дәресләр күрсәтергә яраткан Татарстанның халык укытучысы Вячеслав Викторович Парфенов җитәкли. Әлеге мәктәп республикадагы гимназия, лицейлар белән чагыштырганда, белем сыйфаты ягыннан барлык фәннәрдән дә бер башка өстенрәк һәм үз системасы булуы белән аерылып тора.

5 декабрьдә Казанда тәрбиягә бала алган ата-аналарның II Республикакүләм форумы узачак. Форумда катнашучылар уллыкка яки кызлыкка алучыларга, опекуннарга, тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм күрсәтү өлкәсендәге актуаль мәсьәләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру формаларын үстерү һ.б. хакында фикер алышачак.

Узган уку елынга Яшел Үзән шәһәренең 12 мәктәбендә “Мәктәп картасы” проекты тормышка ашырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әлеге проектны Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә кертү сорауларын карады.

Нурлатлылар “Бөтендөнья код сәгате” халыкара акциясендә катнашты. 3нче мәктәптә “Россиядә код сәгате” акциясе үтте. Акция Информатика көненә багышланган иде. Мәктәптә башта проектлар төзү өчен командалар оештырылды, аларның һәркайсына бирем бирелде. 11нче сыйныф укучылары, челтәр технологияләрен файдаланып, проект эшләделәр.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә “кайнар линия” телефоннары булдырды. Элемтә өчен телефон номерлары биредә.

Татарстан делегациясе, башкала милли мәгариф системасы эше белән танышу максатында, Уфаның өч мәктәбендә булды. Кунакларны белем бирү учреждениеләренең директорлары һәм укытучылары, шәһәр һәм районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, укучылар каршы алды.
Россиядә укучылар 3 декабрьдә язган йомгаклау иншасы технологик өзеклекләрсез үткән, шулай ук социаль челтәрләрдә инша темалары урнаштырылу да теркәлмәгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итте.
4-7 декабрьдә Казанда "Варенье" дип аталган балалар иҗаты фестивале үтәчәк. Социаль оешмаларда тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелгән әлеге чара быел җиденче тапкыр оештырыла.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген, 3 декабрьдә   Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.

2014 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Башкортостан Республикасында “Татар мәгарифе көннәре” уңаеннан оештырылган чараларда катнашты.  Эшлекле сәфәре барышында Энгель Фәттахов Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында булды, биредә “Федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында туган телләрне укыту” дип аталган пленар утырышта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International