Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: Социаль челтәрдә инша темалары урнаштырылу теркәлмәде

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Россиядә укучылар 3 декабрьдә язган йомгаклау иншасы технологик өзеклекләрсез үткән, шулай ук социаль челтәрләрдә инша темалары урнаштырылу да теркәлмәгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итте.
"Төбәкләр белән бергә йомгаклау иншасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча уртак эшләр нәтиҗәсендә, без технологик өзеклекләрне һәм челтәргә инша темалары урнаштырылуны булдырмый калуга ирештек", - дип С.Кравцов сүзләрен китерә ведомство сайты.
Искәртеп узабыз: кичә илнең 85 субъектында, шулай ук РФ территориясеннән читтә урнашкан Россия белем бирү оешмаларында, 680 меңнән артык укучы йомгаклау иншасы (изложение) язды. Аның нәтиҗәләре бер атна эчендә билгеле булачак. Федераль дәрәҗәдә чагыштырма статистика 20 көннән соң хәбәр ителәчәк.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" дип билгеләнә. "Незачет" булган очракта, иншаны 2015 елның 4 февралендә һәм 6 маенда яңадан язып булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International