Бөгелмәдәге 6 нчы мәктәпне әнә шулай дип йөртәләр. Юк, шәхси мәктәп түгел ул. Аны бөтен укучыны да сәләтле дип санаган, үзе дә укучыларга үрнәк дәресләр күрсәтергә яраткан Татарстанның халык укытучысы Вячеслав Викторович Парфенов җитәкли. Әлеге мәктәп республикадагы гимназия, лицейлар белән чагыштырганда, белем сыйфаты ягыннан барлык фәннәрдән дә бер башка өстенрәк һәм үз системасы булуы белән аерылып тора.
– Без аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп булып саналабыз. Элек инглиз теленә өстенлек бирә идек. Хәзер укыту планында сәгатьләр саны киметелде, аны мәктәп компоненты исәбенә укытабыз. Мәктәп гомумиме, әллә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнәме – дәрәҗәсе ягыннан алар бүген барысы да бертигез. Элек аерым фәннәрне өйрәткән укытучыларга өстәмә акча бирелә иде, хәзер ул түләнми. Әмма безнең мәктәп, укытучылары өстәмә түләү алган гимназия, лицейларга караганда, барлык фәннәрдән дә яхшырак күрсәткечләргә ирешә, – ди Вячеслав Викторович.
“Республиканың иң яхшы – 100”, “Россиянең иң яхшы – 500” мәктәпләре исемлегенә кертелгән, рейтингларда алдынгы урыннарны биләгән, БДИ күрсәткечләре шактый яхшы булган әлеге уку йортының эшчәнлеге күпләрне кызыксындыра. Мәктәптә укучыларның 30 проценты “5ле”гә генә укыса, калганнарының белем күрсәткечләре “4”-“5ле”ләр белән бәяләнә. Монда сәләтле укучыларны сайлап алмыйлар, теләге булган һәркемгә ишекләр ачык. Укучылар шәһәрнең төрле почмакларыннан килеп белем ала. Арада әти-әниләре эчкече, төрле җинаятьләр кылган, аз керемле гаилә балалары да бар. Ләкин тәртип бер: беренче сыйныфка баручы һәр баланың әти-әнисе белән сөйләшүләр уздыралар. Җыелышларда әти-әниләрнең мәктәптән, баладан ниләр көтүе, шулай ук укучының уй-теләкләре турында фикер алышалар. Чөнки әти-әни үз баласын укытучыга караганда яхшырак белә.
Монда һәр баланың талантын ача беләләр. “Сәләтсез бала булмый. Берәүләр – физик тәрбия, сәнгать, төрле фәннәрдән, икенчеләр социаль яктан талантлы. Кайберәүләр бик үк яхшы укымаса да, тәрбияле булуы белән шатландыра. Тормышта үз-үзеңне табу, аны күрсәтә белү дә мөһим. Шуңа күрә сәләткә тар итеп карау дөрес түгел. Без Аллаһы Тәгалә биргән талантны үстерергә булышабыз, баланы уңышлары белән рухландырабыз”, – ди директор. Мәктәп диварларында укучыларның уңышларына зур игътибар бирелү дә балаларга булган уңай мөнәсәбәт турында сөйли. Һәр укучының белеменә, үз-үзен тотышына сыйныфташлары тарафыннан аноним бәя бирү дә яхшырак укырга, активрак булырга омтылыш бирә икән. Алексей Красников – быел республикада физикадан илкүләм олимпиадада җиңү яулаган бердәнбер укучы. Ул һәр елны бәйгеләрдә үзеннән бер сыйныфка өлкәнрәк булган укучылар белән көч сынаша.
Монда укытучыларның да һәркайсы сәләтле. Быел коллективтагы 70ләп педагогның 24е яхшы укытуын дәлилләп, грантлар откан. Аларга да яхшырак укытырга этәргеч бирүчеләр бар. Директор һәм аның дүрт урынбасары “ачык дәрес”ләр күрсәтәләр. Алар укытучыга нәрсәгә ирешергә тиешлеген ачыклый, яңа технологияләрне күрсәтә, киңәшләрен бирә. Директор үзе дә ике ай эчендә физика, математикадан биш дәрес күрсәткән, сыйныф сәгатьләрендә катнашкан.
Бүген мәктәп җитәкчесе менеджер булырга тиеш, диләр. Ә менә Парфенов моның белән килешми. Ул үз вазыйфасын, беренче чиратта, укучыны, укытучыларны рухландыруда күрә. Үзе исә 40 ел эшләү дәверендә бер укытучыны да эштән җибәрмәгән. Республикада белем сыйфаты буенча әлеге мәктәп быел сигезенче баскычны били. Быел да нәтиҗәләр яхшы, әмма аның бераз гына үзгәрүенең сәбәбе бар. БДИга укучыларны нигездә яшь укытучылар әзерләгән икән.
– Белем сыйфаты буенча рейтинглар булдыру кирәк. Әмма ул БДИ, олимпиада күрсәткечләрен генә исәпкә ала, социаль хәлне чагылдырмый. Авыл мәктәпләре арасында уку буенча алдынгы ук булмаса да, тәрбия, хезмәт юнәлешендә сокландыра торганнары бар. Бүген Сухомлинский мәктәбе БДИ күрсәткечләре буенча беренче була алмас иде, ләкин аңа тәрбия, холыкны формалаштыруда тиңнәр юк, – ди Вячеслав Викторович.
Һәр укучыны шәхес итеп күрү директорның канына сеңгәндер, күрәсең. Балагыз нәрсә белән кызыксына, мәктәпкә сөенеп йөриме, укытучыгыз шәхси очрашулар уздырамы, балагызны еш мактыйсызмы... үземә дә сорауларны күп яудырды. Бөгелмәдәге директорның бөтенләй чит бала белән кызыксынуы күңелле, әлбәттә. Меңнән артык укучысы турында да барысын белә икән ул. Вәт, ичмаса, директор!