2015 нче елда Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең персонифицияләнгән моделен тормышка ашыру планлаштырыла.
Зәй районының Югары Мәлем авылы мәктәбендә “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше буенча “түгәрәк өстәл”дә фикер алышулар үтте. Анда төп игътибар “Дәрестән соң – мәктәп” республика программасы кысаларында гамәлдә булган мәктәп проектына бирелде.
2014 нче елның 25 ноябрендә Казанда “Урта һөнәри белем бирү системасын хокукый яктан көйләү механизмнары һәм хокукларны гамәлгә кертү” дип аталган Бөтенроссия семинар-җыелыш узды. Җыелышта Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары киңәшчесе Марина Лукашевич һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары катнашты.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте социаль челтәрләрдә йомгаклау иншалары буенча темалар җыелмасын 500 сумга сатып алырга тәкъдим итүче мошенниклар хакында кисәтә. Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар янәсе чын йомгаклау иншалары темаларын 500 сумга тәкъдим иткән. Тәкъдим социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Дәлил сыйфатында сынау рәвешендә язылган инша темалары белән Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) бланкы китерелгән.
Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Самара һәм Сарытау өлкәләренә сәфәр кылды, биредәге милли мәктәпләр белән танышты һәм төбәк белем бирү системасы үсешендәге инновацион тәҗрибәне өйрәнде.