Зәйнең Югары Мәлем авылы мәктәбендә “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше турында сөйләшү булды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Зәй районының Югары Мәлем авылы мәктәбендә “Граждан шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше буенча “түгәрәк өстәл”дә фикер алышулар үтте. Анда төп игътибар “Дәрестән соң – мәктәп” республика программасы кысаларында гамәлдә булган мәктәп проектына бирелде. Югары Мәлем мәктәбе укучылары инде берничә ел рәттән үз участокларында яшелчә үстерү, бигрәк тә сарымсак үстерүгә зур игътибар бирә. Биредә әлеге төр яшелчәнең күптөрле сортларын сынап карап, аларны тәрбияләү, мул уңыш алу серләренә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International