Нурлатлылар “Бөтендөнья код сәгате” халыкара акциясендә катнашты

2014 елның 5 декабре, җомга
Нурлатлылар “Бөтендөнья код сәгате” халыкара акциясендә катнашты. 3нче мәктәптә “Россиядә код сәгате” акциясе үтте. Акция Информатика көненә багышланган иде. Мәктәптә башта проектлар төзү өчен командалар оештырылды, аларның һәркайсына бирем бирелде. 11нче сыйныф укучылары, челтәр технологияләрен файдаланып, проект эшләделәр. Унынчылар педагоглар һәм укучылар арасында тестлаштыру уздырдылар. Информатика укытучылары “Лабиринт Ам Няма” һәм “KODU дөньясы” уенына теркәү һәм анда катнашу өчен мастер-класс уздырдылар. Ә тәнфестә Россия кино йолдызлары һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге атаклы кешеләр катнашындагы ролик һәм әйдәп баручы ИТ-компанияләрнең яшьләргә видеомөрәҗәгате күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International