ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты, Олимпиаданың Казанда уздырыла торган өлешендә (икенче тур) катнашучыларны билгеләү өчен, өстәмә бирем җибәреләчәк укучылар һәм студентлар исемлеген игълан итте. Аларга өстәмә биремнәр шәхси электрон почтага бүген, 5 февральдә, Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 5тә җибәреләчәк.
Туган якны өйрәнү һәм экскурсион эшләр буенча уку-укыту һәм методик эшкәртмәләрнең XI Бөтенрәсәй бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы исеменнән катнашучылар лауреат һәм дипломант исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
2013 нче елның 5 нче ноябреннән 2014 нче елның 31 нче январенә кадәр балаларга өстәмә белем бирү буенча методик эшкәртмәләрнең республикакүләм бәйгесе үткәрелде. Барлыгы 95 белем бирү үзәгеннән 166 эш каралды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 53 иң яхшы эшкәртмә призлы урыннарга лаек дип табылды.
2014 елның 5 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы Осиново бистәсендә урнашкан В.В. Карпов исемендәге мәктәптә әти-әниләр җыелышында “Росток” психологик үзәгеннән педагог-психолог та катнашкан. Җыелыш яшүсмерләр арасында деструктив тотышка каршы профилактика чараларына багышлана.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Республикабыздагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды. Шул уңайдан Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, “Мәгариф” журналы редакциясе, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар берлеге «Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырырга җыена.
1 нче гыйнвардан 27 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасында гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында иң яхшы физик әзерлек буенча республикакүләм конкурсының муниципаль этаплары үткәрелде. Әлеге этап 36 муниципаль район һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә узды.
Узган елда сынау рәвешендә гамәлгә ашырыла башлаган «Ана теле» он-лайн мәктәбе хәзер инде тулы куәтенә эшли башлады. 10 мең кулланучыга татар телен өйрәнү мөмкинлеген ачкан бу проект җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта Тукай телен Россия төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, чит илләрдә гомер итүчеләр дә үзләштерә.
2014 нче елның 15-21 нче февраленә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) укучылар өчен «SaaS-сервислар эшкәртмәсе» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге IT-Jump республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге белән килешү буенча Россия мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы А.М.Кондаков командасы белән берлектә “Татарстан перспективасы: алдан күзаллауга нигезләнгән мәгариф системасы үсеше моделенә таба” дип аталган социомәдәни белем бирү проекты эшләнә. Бу хакта кичә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк. Алар – ТР Мәгарифне үстерү институты, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан федераль (Идел буе) университетының мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча белән шөгыльләнүче Идел буе төбәкара үзәге. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International