ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татар балалар бакчаларын ачу, аларны татар телле белгечләр һәм татар теле дәреслекләре белән бәйле мәсьәлә актуаль булып кала. Бу фикерне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Агымдагы елның 14 ноябрендә Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты кабул ителде. Яңа стандартлар буенча һәр балалар бакчасы үзенең укыту программасын эшләргә тиеш. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013-2014 уку елына эш планы буенча 2013 нче елның 29 нчы ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында “Мәктәпкәчә мәгариф системасында инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү” темасына республика семинары уздырыла.
2 нче декабрьдә 15.00 сәгатьтә девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы “Н.Ә.Гәллямов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” дәүләт – казна махсус укыту – тәрбия учреждениесендә Н.Ә.Гәлләмов хөрмәтенә истәлекле бюст куюга багышланган тантаналы чара узачак.
2013 елның 22 ноябрендә “Росток” психология-педагогика тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәгенең бер төркем психологлар десанты, балаларга кырыс мөгамәлә, кул күтәрүне булдырмау максаты белән, Татарстанның Нурлат районына юл алды. Балалар арасында тәртипләре бозылуны кисәтү буенча тренинглар, ә укытучылар белән семинар-практикумнар үткәрделәр. Теләге булган ата-аналарга шәхси психологик ярдәм, консультацияләр дә күрсәтелде.
2013 елның 27 нче ноябрьендә “Психологик- педагогик бәйләнештә белем бирү процессы” темасына төбәкара семинар- практикум булды. Бу актуаль тема Минзәлә, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга мәгариф идарәсе белгечләрен, логопедларны, педагог-психологларны, дефектологларны республикабыздагы психологик хезмәт күрсәтү өлкәсендәге проблемалар турында сөйләшергә һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен (барлыгы 65 кеше) җыйды.
Милли сәнгать кулҗтурасын саклап калу максатыннан 2013 нче елның 13 нче декабрендә Мамадыш районы “Балалар һәм яшүсмерләр йорты”нда “Нократ дулкыннары” исеме астында II ачык фолҗклор конкурсы үткәрелә.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Чарада республиканың математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый зур чара республикабызда беренче тапкыр оештырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар элемтә" сенә 2013 ел башыннан гражданнардан балалар бакчаларында акча җыю турында 48 шикаять керде. Ата-аналар алардан акчаларны мәктәпкәчә учреждение фондына, бинаны ремонтлауга һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә, җиһаз, уенчыклар, канцтоварлар алуга, каравылчы яллауга һ.б. нәрсәләргә җыюларын хәбәр итәләр.
2013 елда республикакүләм наркотикларга каршы “Мөстәкыйль балалар” проектын тормышка ашыру һәм үстерү кысаларында, Рәсәйкүләм әниләр көне үткәрелү уңаеннан Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте белән берлектә “Сәламәт ана-сәламәт бала” акциясе үткәрелүе турында хәбәр итте. 2013 елның 24 ноябрендә 12 дән алып 15 сәгатькә кадәр Ленин исемендәге мәйданда “Мәстәкыйль балалар” проеты катнашучылары шул исем астында акция уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International