ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Күптән түгел физкультура белән даими шөгыльләнүче балаларның яңа белемнәрне яхшырак үзләштерүе тагын бер кат исбатланды. АКШ галимнәренең тикшерү нәтиҗәләре PLOS ONE журналында дөнья күргән.
Ютазы муниципаль районында балалар иҗат үзәгендә техник юнәлешне яңадан торгызып җибәрү мөһим. Моның өчен тиешле шартлар һәм җиһазлар кирәк, дип хәбәр итә үзәк директоры Ралит Хәйдәров.
Акча эшләү өчен туган төбәкләреннән чыгып китәргә мәҗбүр булган мигрантлар-мөһаҗирләрнең 60 проценты гаиләсе белән күченә. Шуларның 40-45 проценты - балалы гаиләләр. Әлеге балаларның безнең шартларда белем алуы, яңа мохиттә үзләренә урын табуы чынында проблемага әверелергә мөмкин. 2010 елда халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, республикабызда 173 милләт вәкиле яшәве билгеле. Башкалабызда гомер итүче милләтләр саны 115тән артып китә. Күбесе – Урта Азиядән.
Безнең төбәккә килгән әлеге гаиләләр өчен тору урыны табу, теркәлү, тел өйрәнү беренче мәсьәлә булып тора.
Яңа уку елы башы гына әле, имтиханнар турында сөйләшү иртәрәк, дисезме? Ә мин нәкъ вакыты дип саныйм. Чөнки БДИ һәм чыгарылыш имтиханнары - мәктәп укучылары өчен сынауларның да сынавы. Аңа уку елы башлангач та әзерләнергә кирәк. Укучыларга гына түгел, ә ата-аналарга да.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.
Хәзерге вакытта Татарстанда балалар бакчаларына түләүләр өчен 14 меңнән артык өстәмә компенсация билгеләнгән.
Билгеле булганча, быел республикада иң яхшы капиталь ремонтны Актаныш районының Мари Суксуы мәктәбе уздырган иде. Татар да, рус та түгел, ә мари укучылары белем алган мәктәп бу. Әлеге милләт балалары өчен нинди шартлар тудырылуы белән без дә кызыксынырга булдык.
Декабрьдә Азнакай шәһәренең 8 нче мәктәбе базасында 3 нче "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылачак. Әлеге объектта ремонт эшләренең барышы мәсьәләсе буенча уздырылган киңәшмәдә муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җаваплы затлар алдына шундый бурыч куйды.
Ничә еллар буш яткан элекке интернат-мәктәп бүлмәләрен үзгәртеп корып, район җитәкчелеге балалар бакчаларына чират мәсьәләсен күпмедер дәрәҗәдә уңай хәл итү юлын тапкан.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 7-8 ноябрендә ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы ярдәме белән оештырылган «Мәктәптә дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференцияне ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Тарих укытучылары ассоциациясе оештырды.
Нурлат китапханәсенең уку залында яшьләр өчен кечкенә генә почмак булдырылган. Әлегә яшь китап укучыларга кызыклы һәм заманча әдәбият тәкъдим ителә, алга таба Wi Fi системасы урнаштыру да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International