Бүген Казан дәүләт медицина университетында медицина уку йортлары студентлары һәм укучылары арасында татар теле һәм медицина терминологиясе буенча “Ак халатлы фәрештәләр – 2013” III республика олимпиадасы уза. Әлеге чара кысаларында “Икетеллелек шартларында татар теленә һәм сөйләм культурасына өйрәтү” дигән II республикакүләм методик семинары үтә.
2013 елның 13 ноябрендә “WorldSkills Russia Мәскәү – 2013” икенче ачык чемпионатында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов та катнашты.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкованың тууына 107 ел уңаеннан “Калфаклы сандугач – 2013” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы узды. Җиде ел дәвамында Казан шәһәренең 4 нче татар гимназиясе һәм 24 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә оештырылган әлеге фестиваль-конкурсның географиясе 2013 елда тагын да киңәйде.