1 нче сентябрьдән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы гамәлгә керде.
2012 елның 29 декабрендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” үз законын эшләүгә сәбәп булды.
«Чын мирас» журналының 8 нче саны мөгаллимнәрнең август киңәшмәсенә багышлана. Шул уңайдан без Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.