ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
– Казаннан еракта урнашкан кечкенә авыллардагы укучыларга да шәһәрдәге яшь-тәшләре кебек үк бертөрле мөмкинлекләр тудырылган. Шунысы кызык: аеруча зур шәһәрләрдән читтәге укытучылар өстәмә чыганак буларак, мәгълүмати-технологияләрне күбрәк куллана. Бүген компьютерны укытучылардан да яхшырак белгән, социаль челтәрләрдә “яшәгән” укучылар замана техникасының Twitter, Facebook, ”ВКонтакте” гына түгел, биология, химия һәм башка фәннәрдән белемнәр дә кирәк икәнен яхшы аңлый, – дип сөйләде конференциядә катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, республикада укучылар арасында уздырыла торган “IT-чемпион” бәйгесенең файдасы зур. Алар дәүләт порталы аша әти-әниләрен коммуналь түләүләрне түләргә өйрәтеп, баллар җыя.

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Казанда 16-17 сентябрь көннәрендә уза торган “Электрон мәктәп 2013” икенче халыкара конференциясе Россия, АКШ, Корея, Англия, Украина, Казахстан белгечләрен җыйды. Җыен эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Е.Дейвис, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Студентларны яңа уку елы «шатлыклы» хәбәр белән каршы алды: 1 сентябрьдән тулай торак өчен түләүләр барлык чикләүләрдән арыначак. Элек түләүнең бәясе стипендиянең биш процентын тәшкил итсә, хәзер ул төбәккә яки уку йортының үз сәясәтенә карап, төптән үзгәрәчәк.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллия¬тендә ветераннарны төрле бәйрәм чараларына чакыру, хөрмәт итү – күптәннән тради¬циядә. Быел да белем бәйрәменә барыбызны да җыйдылар.

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Быел Азнакай муниципаль районындагы 4 мәктәптә республика программасы буенча 75 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Бу эшләргә җирле бюджеттан да 15 миллион сум бирелгән. Шулай ук Бирючевка балалар бакчасында, Карамалы, Татшуган авыллары мәктәпләрендә ремонт эшләре башкарылган. Шәһәрнең 10 нчы, Тымытык авылы балалар бакчаларының, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең түбәләре алыштырылган.

6
сентябрь, 2013 ел
җомга

 Яңа уку елы башланды. Мәктәпкә йөрү, дәресләрне үзләштерү, өйгә бирелгән эшләрне башкару мәшәкатьләре өстәлде. Ә менә укучыларга нинди дәреслекләр буенча белем бирергә? Элеккеге елларда илдә барысы да бер дәреслекләрдән укыды, ә хәзер исә мондый таләп юк, мәктәп, укытучы ата-аналар белән берлектә дәреслекләрне үзе сайлап укыта ала. Мәскәү төбәкләрдә тарих дәресләренең төрлечә укытылуы белән риза түгел, бердәм дәреслек булырга тиеш дигәнне алга сөрә. Россиянең Иҗтимагый палатасы, РФ мәдәният министры Владимир Мединский тәкъдиме белән, рус әдәбиятының да яңа концепциясен булдыруга керешкән дигән мәгълүматлар бар. Бу җәмгыятьтә зур бәхәс куптарды. Ә сез ничек уйлыйсыз? Совет заманындагы кебек бердәм дәреслекләрдән белем алу дөресме, әллә сайлау мөмкинлеге булганда уңайлыракмы?


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшел Үзән районының 1 нче номерлы Васильево кадет мәктәбендә булды.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм кадет мәктәбе директоры Галина Зайцева озата барды.
Азнакай муниципаль районында быел 655 бала өчен беренче кыңгырау чыңлады. Узган елга караганда быел беренче сыйныфка баручылар саны кырыкка күбрәк.
Сарлы, Чалпы мәктәпләре һәм 4 нче лицей кебек, 8 нче мәктәп тә быел капиталь ремонт кичерде һәм укучыларны яңарып, төзекләнеп каршы алды.
Нурлат муниципаль районында “Шатлык” балалар бакчасы үз ишеген ачты. Шәһәрнең Кормыш микрорайонында элекке хуҗалык идарәсе бинасының балалар бакчасы итеп үзгәртеләсен белгән ата-аналар бу көнне зарыгып көткән.
Быел Чирмешән муниципаль районы мәктәпләренә төрле уку йортларын тәмамлаган дүрт яшь белгеч эшкә кайткан. Яшь укытучылар барысы да районда туып үскәннәр, биредә мәктәпләрне тәмамлаганнар. Бүген, оптимальләштерү барганда, мәгариф учреждениеләрендә кадрлар белән проблема юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International