Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Киләчәктә республиканың бөтен һөнәри уку йортларын бердәм белем бирү җирлегенә берләштерү көтелә
2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Казанда 16-17 сентябрь көннәрендә уза торган “Электрон мәктәп 2013” икенче халыкара конференциясе Россия, АКШ, Корея, Англия, Украина, Казахстан белгечләрен җыйды. Җыен эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Intel корпорациясе вице-президенты Джон Е.Дейвис, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков халыкара конференциядә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, әлеге җыенның, алдагы елдагысы кебек үк, хезмәттәшлеккә һәм мәгарифтә яңа технологияләр үсешенә этәргеч ясавына ышануын белдерде. “Сез яхшы беләсез: бу өлкә Татарстан өчен өстенлекле санала. Бу – модага иярү түгел, ә гап-гади ихтыяҗ, Татарстандагы укучы үз яшьтәшләренә караганда конкурентлыкка сәләтле булырга тиешме дигән сорауга җавап бирү. Зур территориягә ия булган һәм торак пунтктлар бер-берсеннән ерак урнашкан Россия кебек илдә моның аеруча әһәмиятле булуын әйтмим дә инде. Без инде мәктәпләрне мәгълүматлаштыруның беренче нәтиҗәләрен күрәбез. Казаннан, зур шәһәрләрдән ерак урнашкан, зур булмаган авылларда балалар Казан шәһәрендәге яшьтәшләре кебек үк мөмкинлекләргә ия. Шунысы кызыклы: укытучылар мәгълүмати технологияләрне тагын да активрак куллана. Бу - алар өчен өстәмә ресурслар һәм өстәмә мөмкинлекләр. Без бүген компьютерларны укытучылардан яхшырак белгән һәм “социаль челтәрләрдә яшәүче” укучыларның компьютерның Twitter, Facebook яки «ВКонтакте» гына түгел, физика, химия һәм биология буенча белемнәр икәнлеген аңлавын күрәбез. Монда бер үк вакыта укучыларның да, педагогларның да, дәүләт һәм программа продуктларын, компьютерларны эшләүчеләрнең дә мәнфәгатьләре күз алдында тотыла”, - диде Премьер-министр.
Җыенда катнашучыларны Татарстандагы мәгълүмати технологияләр белән бәйле өлкә үсеше белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов үз чиратында “Электрон мәктәп” проекты кысаларындагы чараларга өч ел эчендә республика һәм федераль бюджетлардан 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелүен әйтте. Узган ел Татарстанда Россиядә аналогы булмаган “Intel белем бирү программаларын тормышка ашыручы тәҗрибә мәктәпләре” программасы эшли башлады. Аерым алганда, бу программада Казанның М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясе, Буаның 2 нче лицее, Әлмәтнең 16 нчы мәктәбе, Мамадышның 2 нче лицее, Яр Чаллының 56 нчы мәктәбе катнаша. Мәгълүмати-аралашу технологияләрен кулланып, алдынгы тәҗрибәне электрон белем бирү белән шөгыльләнүче 54 мәктәптә тараталар. Алар һәр муниципалитетта бар.
Министр вазыйфаларын башкаручы сүзләренчә, бүгенге көндә балалар бакчаларының 70 проценты компьютерлар белән тәэмин ителгән, 38 процентка якыны интернетка тоташтырылган. Якын киләчәктә барлык балалар бакчаларын мәгълүматлаштырып бетерү көтелә. Бу максатлар өчен 2014 ел бюджетыннан 200 млн. сум акча бүлеп бирү көтелә.
Мәктәпләрдә бүгенге көндә 8 укучыга бер компьютер туры килә. Э.Фәттахов билгеләп үткәнчә, уку йортларында “Бер укучыга – бер компьютер” проекты гамәлгә ашырыла. Бөтен мәктәпләр дә югары тизлекле интернетка тоташкан. Мәктәп кабинетларының яртысыннан күбрәге проекторлар һәм интерактив җиһазлар белән җиһазланган.
Э.Фәттахов сүзләренчә, “ТРда электрон белем бирү” порталы эшләп килә, анда теркәлгән 900 меңнән артык кешенең 770 меңе – мәгариф системасы хезмәткәрләре. Киләчәктә республиканың бөтен һөнәри уку йортларын бердәм белем бирү җирлегенә берләштерү көтелә.
ИА «Татар-информ»
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
2026 елда «Беренче укытучы» (Первый учитель) Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашучыларны теркәү башланды
«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларга читтән торып сайлап алу этабын узарга, һөнәри тестлар тапшырырга, төркемдә эшләп күрсәтергә, шулай ук ачык киңлектә үзләренең һөнәри юллары турында мәгълүмат урнаштырырга туры киләчәк.
«Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсы башланып китте
Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабының беренче туры башланып китте.
9
май, 2026 ел
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Җиңү көне белән котлавы
Кадерле дуслар!
8
май, 2026 ел
Казанда 18нче лицейны тәмамлаган укучылар истәлегенә «Герой парталары» ачылды
Казанның 18 лицеенда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары – кече сержант Айрат Садыйков һәм Данил Зариповистәлегенә «Герой парталары» ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз