Традиция буенча һәр сезонда проект катнашучыларына Россиянең яңа төбәкләре дә кушыла. 2024-2025 еллар сезонында Лига проектта катнашучы регионнар саны буенча чираттагы рекорд куйды- турнирның унсигезенче сезонында безнең илнең 81 нче төбәгеннән 18 450 команда катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы командалары да бар.
2024-2025 еллар сезонында Татарстан Республикасы чемпионатында 51 муниципаль берәмлекнең 882 гомуми белем бирү оешмасыннан 1466 егет һәм кыз катнашты.
«КЭС-БАСКЕТ» МБЛ Чемпионатының региональ этабы финалы 8 февральдә Кукмара районының «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында (Кукмара шәһәре, Академик Королев урамы, 1в йорт) узачак. Чара 09.00 сәгатьтә башлана.