РФ дә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында 1,6 меңнән артык мәктәп төзегән

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

2019 елдан 2024 елга кадәр "Мәгариф" илкүләм проекты нәтиҗәләре буенча 1,6 меңнән артык мәктәп төзелгән, шулай итеп укучылар өчен 1 млн нан артык урын булдырылган. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путинның мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашуы материалларында әйтелә.

2022-2024 елларда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында 4,9 меңнән артык бина ремонтланган.

Моннан тыш, "Демография" илкүләм проекты буенча 246,3 мең урынга исәпләнгән 1 688 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. Ә шәхси мәктәпкәчә оешмаларда 2020 елдан башлап 18,6 меңнән артык урын булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International