Ике атна дәвамында, 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә «Святое дело – Родине служить!» дигән парламент дәресләре узачак. Бу дәресләр Татарстанда һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2025кә старт бирелде. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагоглар белән очрашты.
Семинар эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов катнашты.
Чараның модераторы буларак «Парламент дәресе - 2025» оештыру һәм уздыру буенча эш төркеме җитәкчесе, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева чыгыш ясады. Дәүләт Советының рәсми сайтында, RuTube видеохостингында, шулай ук ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында чараның туры трансляциясе алып барылды.
Республика мәктәпләрендә патриотик тәрбия чаралары турында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. "Патриотик тәрбия яшьләрдә Ватанга мәхәббәт формалаштыруда төп рольне уйный, - дип билгеләде ул. - Быел без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез һәм шуңа күрә 2025 елның Парламент дәресенең бу темага багышлануы символик мәгънәгә ия".
Семинардан соң Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин укытучылар белән очрашты.